МБОУ "СОШ с.Урманаево" Азнакаевского муниципального района РТ
Образование · 1 июля 2026 г.
Туган телебез — милләтебезнең җаны; аны саклау һәм яклау — үз киләчәгебезне саклау. Бу ... — 1 июля 2026 г. в 11:20:34.167
Туган телебез — милләтебезнең җаны; аны саклау һәм яклау — үз киләчәгебезне саклау. Бу юнәлештә ТР Туган телләрне саклау комиссиясе һәм Мәгариф министрлыгы тарафыннан күп төрле чаралар оештырыла. 1 июль көнне КФУ бинасында ТР Мәгариф һәм фән министры И.Г. Һадиуллин катнашында татар теленнән һәм татар әдәбиятыннан БРИ ны уңышлы тапшырган чыгарылыш сыйныф укучылары һәм укытучылары белән очрашу узды. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ихсанова Э.Т. га һәм чыгарылыш сыйныф укучысы Шакирова Ләйсәнгә Рәхмәт хаты һәм сертификат тапшырылды.

