Җәйге яллар күңелле сәяхәтләр чоры. Бүген 5 сыйныф укучылары сөекле шагыйребез — 29 мая 2026 г. в 12:43:31.672
Җәйге яллар күңелле сәяхәтләр чоры. Бүген 5 сыйныф укучылары сөекле шагыйребез йөргән сукмаклардан атлап, Яңа Кырлай авылында урнашкан Габдулла Тукай музеенда булдылар. Бу музей — бөек шагыйребезнең тормышы һәм иҗаты белән танышу өчен менә дигән урын. Хәзер ул ремонттан соң яңартылып, тагын да матурланган һәм заманча төсмер алган. Балалар Тукайның тормыш юлы, аның әсәрләре, Кырлайдагы балачагы турында күп кызыклы мәгълүмат белделәр, экспонатларны карадылар, шигырьләр тыңладылар. Сәгьди абзый йортында булу да укучыларга бик нык тәэсир итте. Экскурсия укучыларга бик ошады.

