Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. БМ... — 16 мая 2026 г. в 08:16:00.284
Ел да 15 майда - табигатьнең иң гүзәл вакытында Халыкара гаилә көне билгеләп үтелә. БМОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан игълан ителгән Халыкара гаилә көне 1994 елдан билгеләнә. ГАИЛƏ - ул дөньяда яшәүче парларга бердәнбер, кабатланмый торган ышаныч, терәк урыны. Аның төп бурычы – балалар үстерү, аларга лаеклы белем бирү, тормышта үз юлларын табарга өйрәтү. Нәкъ менә гаиләдә бала шәфкатьлелек, намуслылык, хезмәт һәм патриотик тәрбиянең беренче сабакларын ала. 5 сыйныф укучылары да матур гаиләләрдә тәрбияләнәләр, бергәләп эшлиләр дә, матур итеп ял да итәләр.

