Әтиләр көне
Әтиләр көне 18 октябрьдә Россиядә Әтиләр көне билгеләп үтелә. Әтиләр дә, әниләребез кебек, бик кадерле булырга тиеш бит. Әтиләрнең гаиләдәге дәрәҗәсен тагын да күтәрү өчен бу бәйрәм бик тә кирәк иде. Әтиләр көне гаилә турында тагы да ныклап уйлану, бу көн балалар белән вакытны кызыклырак, файдалырак итеп үткәрү өчен өстәмә мөмкинлек бирә. Бу бәйрәм гаиләдә әтиләрнең ролен тагын да күтәрә, әтиләр һәм балалар өчен аңлашу, аралашып яшәү бик әһәмиятле булуын искә төшереп, көн дә әтиләрнең балаларга игътибары кирәклеген дә искәртә. Бәйрәм белән сезне, кадерле ӘТИЛӘРЕБЕЗ! Әтиле булу кирәк! «Әти» дигән тәмле сүзне Туктаусыз әйтер өчен, Йөрәкләрнең,беләкләрнең Арттыру өчен көчен Әтиле булу кирәк! Әтиле булу кирәк, Әтиле булу – терәк. Әтиле малай-кызларның Һәрвакыт көчле беләк! Һәрвакыт көчле беләк, Әтиле булу – бүләк. Дус-ишләрең арасында Бу – мин! – дип, тибә йөрәк! Бу – мин! – дип, тибә йөрәк, Бездә Һаман бер теләк: Әтиле булу кирәк, Әтиле булу кирәк! Эльмира Шәрифуллина #СреднекорсинскаяООШ #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #ДвижениеПервых #РДЦ #Арчамәгариф #vospitanie_arsk #Арскийрайон #Министерствообразование #АрскийРайон #КомандаВоспитанияАрска «Образовательные организации Республики Татарстан принимают активное участие в реализации: проектов Приволжского федерального округа: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», проект «Гвардеец» ПФО, проектов Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства», реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации».