И туган тел, и матур тел, — 25 апреля 2026 г. в 17:53:28.174
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! Бүген, 24 апрель Урта Тигәнәле урта мәктәбендә “Татарча диктант” бөтендөнья мәгариф акциясе булып узды.Ул Габдулла Тукайның 140 еллык юбилей кысаларына нигезләнеп башкарылды. Акциядә 21 кеше: укучылар, укытучылар, ата-аналар катнашты. Бирелгән нигезләмәгә таянып, катнашучылар алдан Г.Тукайның “Туган тел” шигырен язып куйдылар. Дәвам итеп, Г. Тукай тарафыннан русчадан тәрҗемә ителгән “Бәхет” хикәясе әйтеп яздырылды. Барлык катнашучылар Г.Тукайның юбилеена багышланган акциядә катнашулары белән горурландылар. Ахырдан текстка карата үз фикерләрен әйтүчеләр дә булды. Шагыйрьнең хезмәт, бәхет темасына язылган шигырьләрен дә искә төшереп үттеләр. Тукай – ул безнең горурлыгыбыз, ул безнең күңелләрдә.

