Хәерле иртә, хөрмәтле авылдашлар! — 21 июня 2026 г. в 06:46:02.565
Хәерле иртә, хөрмәтле авылдашлар! 22 июнь безнең илебезгә каршы немец фашистларының сугыш башлаган көне. Илебезнең күпме халкы шушы сугышта каһарманнарча һәлак булды. Күпме кайгы-хәсрәт кичергән, күз яше түгелгән. Бүген 21 июнь сәгать 19:00 да Хәтер Скверында алар алдында баш иеп, искә алып хәтер шәмнәре кую чарасы оештырыла. Авылдашлар! Еллар, гасырлар үтсә дә без халкыбызның батырлыгын онытырга тиеш түгелбез! Матур тормышта яшәвебез белән без алар алдында бурычлы!

