22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без Ватаныбыз өчен сугышта һәлак булганнарны, Бө... — 22 июня 2026 г. в 10:46:38.836
22 июнь-Хәтер һәм кайгы көне. Бу көнне без Ватаныбыз өчен сугышта һәлак булганнарны, Бөек Ватан сугышының авыр шартларында нык калган кешеләрне искә алабыз. Без ветераннарның үлемсез батырлыгы алдында баш иябез, аларга илебезне дошманга бирмәгәннәре, нык торганнары һәм җиңгәннәре өчен рәхмәт белдерәбез. "Карлыгач" мәктәп яны ял һәм хезмәт лагерендә тәрбияләнүчеләр Бөтенрәсәй "Кызыл канәфер" акциясенә кушыла. #деньпамятиискорби #годдоблестиРТ #юнармия22июня

