Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне олы тормыш юлына аяк басуыгыз, мәктәп белән х... — 1 июля 2026 г. в 08:44:02.641
Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Сезне олы тормыш юлына аяк басуыгыз, мәктәп белән хушлашуыгыз белән чын күңелдән котлыйбыз! Алда сезне кызыклы яңалыклар, зур уңышлар һәм яңа үрләр көтә.Ак юл һәм уңышларлар сезгә!Сайлаган юлыгызда максатларыгызга ирешергә бернинди киртәләр комачауламасын. Мәктәптә алган гыйлем һәм тормыш дәресләре сезгә дөрес карарлар кабул итәргә ярдәм итсен.Яңа адымнар ясарга курыкмагыз, хаталардан сабак алыгыз һәм һәрвакыт үз көчегезгә ышаныгыз.Кайсы гына өлкәдә эшләсәгез дә, иң беренче чиратта үз Ватанына, әти-әниләренә тугры һәм намуслы шәхес булып калыгыз. Мәктәп еллары — гомерегезнең иң якты һәм кабатланмас хатирәсе. Аларны җылы елмаю белән искә алыгыз. Тормыш юлыгыз якты, гадел һәм бәхетле булсын! Ак юл сезгә!

