Кадерле дуслар! Сезне чын йөрәктән иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Бөтенроссия ... — 8 июля 2026 г. в 04:57:17.396
Кадерле дуслар! Сезне чын йөрәктән иң якты, иң күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Бөтенроссия гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән тәбрик итәбез! Гаилә – тормышыбызда булган иң мөһим нәрсә. Ул бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбыз турында кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңәргә булыша. Нәкъ менә гаиләдә, өлкән буын вәкилләреннән яшь буынга әхлакый һәм рухи кыйммәтләребез, мәдәни традицияләребез күчә. Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә һәр гаиләгә тигезлек, тынычлык, муллык, сәламәтлек, бәхет һәм мәхәббәт телибез. Балалар безне һәрчак шатландырсын, безнең горурлыгыбыз булсын! Илләр имин, гаиләләр нык булсын! Бәйрәм белән дуслар!

