Өлкәннәр көне уңаеннан, җиденче сыйныф укучылары Закирова Латифа, Юнусова Диләрә, Губа...
Өлкәннәр көне уңаеннан, җиденче сыйныф укучылары Закирова Латифа, Юнусова Диләрә, Губайдуллина Диләрәнең иҗади эшләре "Алабуга нуры" газетасы битендә урын алды. Шундый кешеләр бар.... Шундый кешеләр бар – без аларга Көн дә, көн дә рәхмәт тоябыз. Алар булган өчен бу тормышта Матур, якты безнең дөньябыз. Шундый кешеләр бар – бик күпләрнең Тормыш, яшәешен бизәгән, Хакыйкатьне күпләр югалтканда, Җаны бизми хаклык эзләгән. Шундый кешеләр бар – тирә-якка Кояш кебек җылы өләшә. Буй җитмәстәй күренсә дә алар, Күпләр үрнәк итеп тиңләшә. Шундый кешеләр бар – эше белән Раслый белә әйткән сүзләрен. Исемнәрен тезеп язмасам да, Таныр микән алар үзләрен? (Физәлия Дәүләтгәрәева) Язмамны менә шундый шигырь юллары белән башлап җибәрүем юкка түгел. Ни дисәгез, безнең тормыш күген караңгылык биләп алганда, нәкъ менә алар тормышыбызга җан өрделәр. Сүзем Рәшит абыем белән Сәрия апам хакында. Кемнәр алар дисезме? Үзләренең өч балаларын кеше итеп, зур тормышка аяк бастырып, безне , дүрт кечкенә сабыйны , “ятимлек ачысыннан” тартып алып, җылы гаилә учагына сыендырган бөек шәхесләр алар. Әйе, әйе... Бәек шәхесләр! Чәнки бу зур җаваплылык таләп иткән адымга меңнәр арасыннан бердәнберләр генә алына. Ярый әле алар бар димен, алар булганга тамагыбыз тук, өстебез бөтен, күңелебез тыныч. Чөнки безнең янәшәдә Рәшит абый белән Сәрия апа. Алар янәшәсендә көннәребез бик матур һәм файдалы үтә безнең. Сәрия апа аш-су серләренә, кул эшләренә , хуҗабикә булырга өйрәтә. “Эшләгәнең минем өчен булса, өйрәнгәнең үзең өчен булыр”-ди ул. Рәшит абыебыз каралты-кураны, йорт тирәсен төзек тотарга, эштән курыкмаска өнди. Энем Риязны “чын егет” булсын ди. “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”,-ди ул. Аның белән бигрәк тә күңелле, чөнки ул безнең белән шаярып, уйнап та ала. Бүгенге көндә без энем белән икәү алар янәшәсендә әле. Апам Айсылу белән абыем Гаяз, мәктәпне тәмамлап, Алабуга шәһәрендә белем алалар. Ял көннәрендә өебез “сабантуй” мәйданын хәтерләтә дисәм дә ялгыш булмас. Барлык балалар, оныклар, туганнар шушы йортка кунакка җыела. Чөнки монда “җылы һәм рәхәт”. Шушы рәхәтлектән безне аерма дип телим. Тиздән, “Өлкәннәр көне” якынлаша. Шул уңайдан Рәшит абый белән Сәрия апаны бу бәйрәм белән котлыйм. Аларга сәламәтлек, бәхет , озын гомер телим. Әле озак еллар безнең янәшәдә булсыннар. Рәшит абый! Сәрия апа! Сез безгә кирәк, сез безгә терәк. Сезне яратып һәм хөрмәт итеп, сезнең Латифа. Җиденче сыйныф укучысы Латифа Закирова. Әминә әбиемә. Әтиемнең әнисе, Әбием була минем Кем соң ул?- дип сорасагыз Ул-Әминә әбием. Минем кебек яшь чагында Ул мәктәптә укыган Зур булып үсеп җиткәч Балаларны укыткан Ул- укытучы булган. Йөгерергә, сикерергә, Тупны дөрес тотарга Чаңгы юлын салырга Тимераяк шуарга Барсына да өйрәткән Физкультура укыткан. Әбием хәзер дә әле Өйдә безне “укыта” Дәрестә утырган сыман Командалап аңлата. Әбиемне яратам Ул да мине ярата. Озак яшәсен диям Өйгә нурлар тарата. Җиденче сыйныф укучысы Диләрә Юнысова. Хат ташучы Фәүзия Әниемнең әнисе Фәүзия әбиемне Авылдагы барча халык “Почта Фәүзия” дия. Хат ташучының эше күп Өйдән-өйгә йөгерә Килгән гәҗит-журналларны Иясенә тапшыра. Хәзер минем әбием Өйдә генә ял итә Тәмле ашлар пешереп Мине гел кунак итә. Әбиемне яратам Үз итәм, хөрмәт итәм. Янәшәмдә булсын диеп Көн саен дога кылам. Җиденче сыйныф укучысы Диләрә Губайдуллина.