МБОУ "Староашитская ООШ"Арского муниципального района РТ
Образование · 26 мая 2026 г.
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме — 26 мая 2026 г. в 19:15:04.259
“Соңгы кыңгырау” бәйрәме Җиһанымның шундый бер мизгеле бар: Ап-ак чәчәк аткан шомыртлар. Көмеш кыңгыраулар чыңын көтеп Ала чыгарылыш сыйныфлар. Кыңгыраулар чыңлый, җырлый бүген, Мәктәпләрдә яңгырый май җиткәч. Моң тулы күңелне чайкап ала, Мәктәп залларыннан сез үткәч. <…> Күкләребез аяз булып торсын, Тырышлыкны җуйма бер көн дә. Ак теләкләр юлдашыгыз булсын, Юллар якты булсын һәркемгә! Җәүдәт Фәйзрахманов Бүген барлык мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” бәйрәмнәре гөрләп үтте. Соңгы кыңгырау... Мәктәп елларына бәйле бу бәйрәмнең кабатланмас хатирәләрен, дулкынландыргыч мизгелләрен кайсыбыз гына кадерләп йөрәк түрендә йөртми икән дә, кайсыбыз гына җитәкләп белем дөньясына алып кергән беренче укытучыларын, кыңгыраулы мәктәп елларын сагынып искә алмый икән. Соңгы кыңгырау, соңгы чыңлау, кабатланмас хатирәләр, дулкынландыргыч мизгелләр булып һәркемнең күңел түрендә сакланыр ул. Иске Ашыт төп мәктәбендә дә бүген бик матур бәйрәм булып үтте: укучылар мәктәп елларына, укытучыларга, әти-әниләренә багышлап, шигырьләр сөйләделәр, җырладылар, вальс биеделәр. Бәйрәмне 9 нчы сыйныф җитәкчесе, педагог-оештыручы Гайнуллина Гөлшат Раушан кызы алып барды. Бәйрәм бик матур, күңелле рухта үтте, матур хисләр калдырды. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларына алдагы тормышларында, имтиханнарда зурдан-зур уңышлар телибез!!!

