МБОУ "Староашитская ООШ"Арского муниципального района РТ
Образование · 22 мая 2026 г.
🌟 Әле кайчан гына, нәни кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасын тәүге тапкы... — 22 мая 2026 г. в 20:18:47.447
🌟 Әле кайчан гына, нәни кулларына чәчәк бәйләмнәре тотып, мәктәп бусагасын тәүге тапкыр атлап кергән, күзләрендә бераз курку һәм зур кызыксыну балкыган укучыларыбыз бүген инде зур, җаваплы, мөстәкыйль тормыш юлына аяк басарга әзерләнгән чыгарылыш сыйныф укучылары. 📸 Бүген алар, хатирәләрне яңартып, үзләренең балачакта төшкән иң кадерле фотоларыннан стенгазеталар ясадылар. 🖼 Һәрбер фотода — еллар буе җыелган истәлекләр, беренче елмаюлар, шатлыклар, уңышлар.... ❤ 💭 Бу стенгазеталар — бары тик фотолар гына түгел, ә күңелдәге иң матур хисләрне саклаучы чын хәзинәләр. Аларны караганда, күзләрдә яшь тамчылары да, елмаю да, горурлык хисе дә бар... 😊 🌷 Чыгарылыш сыйныф укучыларыбызга алдагы тормышларында зур уңышлар, имин юллар, бәхетле киләчәк телибез! #Минпросвещения #НавигаторыДетства #Росдетцентр #НавигаторыДетства16 #МинОбрНаукиРТ #КомандаВоспитанияРТ #КомандаВоспитанияАрска #староашитскаяООШ

