МБОУ "Староашитская ООШ"Арского муниципального района РТ
Образование · 14 мая 2026 г.
Котлыйбыз!
Котлыйбыз! Бүген, хөрмәтле укытучыбыз Гарипова Нурия Илhам кызының гомер бәйрәме-60 яшьлек юбилее. Сезне чын күңелдән туган көнегез белән тәбрик итәбез! Сезгә хәерле гомер, гаилә тигезлеге, сәламәтлек, балалар, оныклар куанычы, җан тынычлыгы, күңел көрлеге, сабырлык, эшегездә уңышлар телибез! Туачак таңнарыгыз һәрвакыт нурлы, аяз булсын. Тормышыгыз матур, өстәлләрегез һәрвакыт тулы һәм түгәрәк булсын. Котлы булсын бәйрәмегез, Тыныч булсын күңелегез, Шатлык-сөенечләр белән Тулы булсын гомерегез!