Безнең мәктәптә 4 сыйныфларның да чыгарылыш кичәсе узды.Әле кайчан гына 1 нче сыйныфка ... — 29 мая 2026 г. в 03:27:06.116
Безнең мәктәптә 4 сыйныфларның да чыгарылыш кичәсе узды.Әле кайчан гына 1 нче сыйныфка 7 укучы килгән иде.Шушы сабыйлар минем иң якын дусларым һәм ярдәмчеләремә әйләнделәр.Әмма 4 ел бик тиз үтеп тә китте.Шатлыкларыбыз, борчуларыбыз да уртак иде.4 ел дәверендә укучыларыма төрле якларга китәргә туры килде. Кадерле укучыларым!Сезне алда җәйге каникуллар , кызыклы уеннар көтә.Җәй көннәрен матур һәм күңелле, файдалы һәм истәлекле итеп үткәрергә насыйп булсын сезгә!

