8 сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне.
8 сентябрь — Россия Федерациясе халыклары телләре көне. Бу истәлекле көн илебездә туган телләрне саклау, үстерү һәм хуплау максатыннан булдырылды. Бәйрәмнең датасы да тирән мәгънәгә ия: 8 сентябрь — күренекле шагыйрь Рәсүл Гамзатовның туган көне. Аның иҗаты халыклар дуслыгының һәм мәдәниятләр бердәмлегенең якты символына әверелде. Туган тел — буыннарны бәйләүче, милли үзаңны саклаучы һәм рухи кыйммәтләрне киләчәккә тапшыручы көч. Шул уңайдан Иске Суыксу урта гомуми белем бирү мәктәбендә дә линейка үткәрелде, татарча һәм русча диктантлар язылды, сыйныф сәгатьләре һәм әкиятләр уку иртәләре оештырылды.