25 сентябрь көнне Иске Суыксу урта гомуми белем биру мәктәбенең башлангыч сыйныф укучыл...
25 сентябрь көнне Иске Суыксу урта гомуми белем биру мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары, авыл китапханәсендә үткәрелгән "Сөмбелә" бәйрәмендә катнаштылар. Укучылар бәйрәмнең тарихы турында белемнәрен ныгыттылар. Яшелчәләр, җиләк - җимешләр турында табышмакларга җаваплар таптылар. Үзләре үстерүдә булышкан жиләк- җимешләрдән күргәзмә оештырылды. Барлык укучылар да күргәзмәгә куелган бакча җимешләре турында бик кызыклы итеп сөйләделәр. Табын күрке - икмәк, аны кадерләргә кирәклеге аңлатылды. Бәйрәм көз, уңыш турындагы җырлар, шигырьләр белән үрелеп барды. Укучылар Сөмбеләнең тәмле күчтәнәче белән дә сыйландылар. Күкләребез аяз, табыннарыбыз мул, барыбыз да сәламәт булыйк. Бәйрәмне оештыруда катнашкан, безнең яраткан китапханәче апабыз Гимадиева Голнара Фаяз кызына, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Загидуллина Рәзинә Фаяз кызына бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Шулай бердәм булыйк, бергә булыйк. #СтаростуденецкаяСОШ #Сомбелэ #Праздникурожая