"Үз телемдә шигырь укыйм, — 21 февраля 2026 г. в 11:12:36.809
"Үз телемдә шигырь укыйм, Үз телемдә сөйли алам. Туган җирем, туган илем, Мин бит синнән илһам алам". 21нче февраль – Халыкара туган телләр көне. Мәктәбебездә бу көнгә багышланган чаралар елдан-ел оештырылып килә. Бүген дә шул уңайдан мәктәптә күркәм чаралар узды. Укучылар туган тел турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. “Күңелле сәхнә” түгәрәгенә йөрүче укучылар Нәкый Исәнбәт әкиятен сәхнәләштерделәр.

