🎈🎈🎈19 нчы май көнне Сөләй урта мәктәбендә татар халкының милли бәйрәме «Кече Сабанту... — 19 мая 2026 г. в 11:09:00.182
🎈🎈🎈19 нчы май көнне Сөләй урта мәктәбендә татар халкының милли бәйрәме «Кече Сабантуй» үткәрелде. Сабантуй-халкыбызның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе. Ул-хезмәт, шатлык һәм бәхет бәйрәме. Анда халыкның матур гореф-гадәтләре, җырлары, биюләре һәм йолалары бергә кушыла. Күп гасырлар үтсә дә, бәйрәм безнең көннәргә кадәр сакланып калган. Мәктәп мәйданчыгында уздырылган Сабантуйда укытучылар һәм укучылар белән бергә кунаклар да катнашты. Мәктәп директоры Заляева Г.А. барлык катнашучыларны, кунакларны бәйрәм белән котлады, Россия халыкларының бердәмлеген ныгытуда мондый чараларның әһәмиятен ассызыклады. Чара башында бәйрәмгә бүләкләр җыю йоласы- “Сөрән” уздырылды. Барлык сыйныф укучылары да милли киемнәрдән һәм күчтәнәчләр белән килгәннәр. Алып килгән яулыкларны, сөлгеләрне колгага бәйләделәр. Сабантуй вакытында үзенчәлекле халык уеннары һәм конкурслар, спорт ярышлары үткәрелде: чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү, милли көрәш, «ат чабышлары», көянтә белән су ташу, аркан тарту, капчык киеп сикерү һәм башка бик күп төрләре.🏋🤼♀🤾🏇 Укучылар ярышларның һәр төрендә дә бик актив катнаштылар, үзләренең кыюлыкларын, җитезлекләрен, зирәклекләрен һәм осталыкларын күрсәттеләр. Бәйрәм ахырында һәр бала истәлекле бүләк алды. Чара программасы бик бай булып чыкты, җырлар һәм биюләр балаларны яхшы кәеф белән тулыландырды.🎤🎹🥁🪗 Бәйрәм һәркемдә онытылмаслык тәэсирләр калдырды.🎉🎉🎉 🎈🎈🎈19 мая в МБОУ «Сулеевская СОШ» прошел татарский национальный праздник "Малый Сабантуй". Сабантуй-один из самых любимых праздников нашего народа. Это праздник труда, радости и счастья. В нем сочетаются народные традиции, песни, танцы и обряды. Прошло много веков, но праздник сохранился до наших дней. Вместе с учителями и учащимися школы на празднике приняли участие и гости. Директор школы Заляева Г.А. поздравила всех участников и гостей с праздником, подчеркнула важность подобных мероприятий в укреплении единства народов России. В начале мероприятия был проведен обряд сбора подарков на праздник- “Сөрән”. Ученики всех классов пришли в национальных костюмах и с гостинцами, платки и полотенца привязали к шесту. Во время Сабантуя проводились своеобразные народные игры и конкурсы, спортивные состязания: разбивание горшка, бег с яйцом, национальная борьба “көрәш”, «скачки», перетягивание каната, прыжки в мешках и многие другие.🏋🤼♀🏇🤾 Учащиеся активно участвовали во всех видах состязаний, демонстрировали свое мужество, ловкость, смекалку и мастерство. В завершение праздника каждый ребенок получил памятный подарок. Программа мероприятия оказалась очень насыщенной, песни и танцы наполнили ребят хорошим настроением.🎤🎹🪗🥁 Праздник оставил неизгладимое впечатление на всех присутствующих.🎉🎉🎉 ир #ПраздникСабантуй #ГодединстванародовРоссии #ГодвоинскоитрудовойдоблестивРеспубликеТатарстан #МБОУСулеевскаяСОШ

