Ата- аналар җыелышы — 29 мая 2026 г. в 03:48:15.403
Ата- аналар җыелышы 25 май көнне гомуми ата - аналар җыелышы үтте. Уку елына йомгак ясалды, киләсе уку елына максат һәм бурычлар белән таныштырылды. Җәйге чорга кагылышлы барлык төр куркынычсызлык кагыйдәләре аңлатылды, инструктажлар үткәрелде, җәйге практика графигы каралды. Җыелышта Казан янгынга каршы хезмәт отрядының Арча районы Яңа Кенәр авылында аерым пост җитәкчесе Хәниф Хәлил улы Әхмәтов катнашты.

