50 елдан соң очрашу — 19 июня 2026 г. в 14:35:16.924
50 елдан соң очрашу Мәктәпне тәмамлаган вакыт - иң көчле, иң дәртле, искитмәле шәп һәм күңелле чаклар... 50 елдан соң, тормышның төрле баскычлары аша үтеп, сыйныфташ дуслар очраштылар Илле ел аз гомер түгел, шуңа күрә яшьнәп үткән яшьлек елларын искә төшерделэр, истәлекләрне барладылар.. Мәктәпне 1976 елда тәмамлаган укучылар, ниhаять, 2026 елның 17 июнь көнне очрашуга җыелдылар Мәктәп еллары - кеше гомеренең кабатланмас матур бер мизгеле. Кеше күңелендә мәңге җуелмас шатлыклар, онытылмас истәлекләр нәкъ менә мәктәп елларында салына. Гаҗәеп күңелле, онытылмас еллар... Бик дулкынландыргыч , сөенечле, матур очрашу мизгелләре, аз гомер утелмәгән. . Очрашуда яраткан класс житэкчелэрен Регина апаны һәм башка укытучыларны искә тошерделәр Күңелдәге дулкынлануны берничек тә басып булмый. . Һәрбер укучы үсеп җитеп, еллар биеклегеннән үзенең мәктәп чорына әйләнеп караса, барыбер мәшәкатьсез, кайгы-хәсрәтсез, тыныч балачагын һәм гомергә бер тапкыр гына кабатлана торган мәңгелеккә узып киткән мәктәп елларын искә ала. Һәркемгә үзе укыган мәктәп, укыткан укытучылар, бергә укыган сыйныфташлар кадерле һәм якын. Кыскача гына тормыш китабын ,гаилә хәлләрен барлап чыктылар, хәтирәләрне янарттылар, уку елларына әйләнеп кайттылар. Мәктәпне тәмамлаганнан соң дистә еллар үтсә дә, тормыш күбесен авыр сынаулар белән сынаса да, барысы да шул ук - саф, самими, чиста күңелле калганнар классташлар. Араларыннан берничәсе инде бакыйлыкка күчкән. Дусларның берсен дә югалтасы килми икән шул. Вакытсыз арадан киткән сыйныфташларны искә алып, хәтер-хатирәләр белән уртаклашып, сөйләшеп утырдылар. . һәркемнең кичерешләре белән уртаклашасы килде әлбәттә, сөйләшер сүзләр күп җыелган. Күңелдә ямансу. Моңайма, күңел! Яңадан очрашулар насыйп булсын!. Яшик әле матур итеп Чал кунса да безнең чәчләргә. Яшик әле классташлар, яшик әле Сынатмыйча бүген яшьләргә. Яшик әле исән-имин булып Вакыт җиле шаулап искәндә Очрашулар ходай насыйп итсен Яшьләр җиткәндә дә сиксәнгә. Киләсе очрашуларга кадәр Исән-сау булыгыз.

