🌷ИҢ ЯКЫН ТЕЛ -ТУГАН ТЕЛ — 25 февраля 2026 г. в 11:53:53.517
🌷ИҢ ЯКЫН ТЕЛ -ТУГАН ТЕЛ АНАМ СӨЙЛӘП ТОРГАН ТЕЛ.🌷 ✨️Бүген 1а сыйныфында "Халыкара туган тел көне" уңаеннан бәйрәм үтте. Укучылар үз телләрендә җыр җырладылар, шигырь сөйләделәр. Хәтта Муса Җәлилнең "Сагыну" шигыренә язылган җырга Юсупова Юстина биюен бүләк итте. Әлеге "Туган тел көне" укучыларга бик ошады. Кичәне оештырган сыйныф җитәкчесе Хәйруллина Нурия Василовнага зур рәхмәтләребезне белдерәбез. #гимназия17 #КомандаВоспитанияРТ #ДеньРодногоЯзыка #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16

