26 апрель – татар шагыйре, бөек әдибебез Габдулла Тукайның туган көне. Апрель аен Тукай... — 18 апреля 2026 г. в 09:38:49.292
26 апрель – татар шагыйре, бөек әдибебез Габдулла Тукайның туган көне. Апрель аен Тукай ае дип әйтү дә күптәннән гадәткә әйләнде. Татарларның йөзек кашы булган Габдулла Тукай XX гасыр башында кинәт балкып чыга. Тукайның каләм тибрәтү осталыгы кебек осталык әле беркемдә дә очрамый. Аңардагы талантның зурлыгы ягыннан ул – милли әдәбиятта тиңнәрне белмәс олуг шәхес. Ул әдәбиятка караңгы төндә якты ай булып килеп керә. Еллар үткән саен даһи Тукаебызның бәһасе арта бара, аның энҗе – мәрҗәнгә тиң шигырьләренең дә кадере бермә бер арта.

