🗓️ Безнең гимназиядә 7 нче май - радио көненә багышланган тематик линейка үтте. — 4 мая 2026 г. в 16:15:56.695
🗓️ Безнең гимназиядә 7 нче май - радио көненә багышланган тематик линейка үтте. Линейка РФ, ТР, Зәй муниципаль районы флагларын чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды. Укучылар Александр Степанович Поповның уйлап табуы тарих барышын ничек үзгәртүен һәм ни өчен чыбыксыз элемтә технологияләренең бүген актуаль булып калуын белделәр. Балалар үткәндәге фактлар белән танышып кына калмадылар, мобиль элемтәдән алып Wi-Fi га кадәр - «радио» ның безнең әйләнә тирәдә ничек эшләвен дә күрделәр. 🧐Линейканың төп нәтиҗәсе: фән-ул күңелсез түгел, киресенчә, ул безнең тормышыбызның мөмкинлекләрен арттыра һәм мавыктыргыч итә. 🥇Төрле конкурсларда катнашкан укучылар медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.

