"Тукай-сүнмәс йолдыз ул!" — 20 апреля 2026 г. в 10:14:51.347
"Тукай-сүнмәс йолдыз ул!" 20 нче апрельдән гимназиядә Тукай атналыгы башланып китте. Тукай - халкыбызның рухи символы. Шагыйрь үлемсезлеге – аның әсәрләрендә. Аның иҗаты татар һәм Россия әдәбиятының алтын фондына керә. «Туган тел» шигыре татар халкының гимнына әйләнде. Бүген гимназиядә бөек шагыйребез Габдулла Тукай иҗатына багышланган искиткеч күргәзмә оештырылды.Укучыларыбыз шагыйрьнең әсәрләре буенча рәсемнәр ясады, кул эшләре әзерләде. 📜 «Туган тел», «Су анасы», «Шүрәле» — һәрбер эштә Тукайның тылсымлы дөньясы чагылды. Балаларның иҗади хезмәтләре шагыйрьнең әсәрләренә яңа сулыш өрде. Ә 2б сыйныфы укучыларының әти- әниләре белән берлектә ясаган “Шүрәле” поэмасына композиция - күргәзмәнең йөзек кашы! 💙 Рәхмәт, әти- әниләр,укучылар - барыгызга да! Тукай иҗаты безнең күңелләрдә мәңге яшәр, ә туган телебезнең матурлыгы буыннан-буынга күчәр!

