Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының «Регионнар белән эш» програ... — 21 апреля 2026 г. в 13:01:08.233
Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгының «Регионнар белән эш» программасы кысаларында да укытучыларыбыз актив эш алып бара. 2024 нче елда Зәй муниципаль районы МБГБУ «Р.Ш.Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе» белән мәгариф өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешү төзелде. Гимназия укучылары һәм әлеге мәктәп укучылары белән онлайн очрашулар еш уздырыла. Бүгенге очрашуыбыз татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан оештырылды. Очрашу барышында укучыларыбыз шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар, кызыклы әңгәмәләр кордылар, бәйрәм уңаеннан оештырылаган күргәзмә белән таныштылар.Төрле шәһәрләрдән булсак та, безне уртак хыяллар, теләкләр берләштерә. Волгоград укучылары белән аралашу бик җылы һәм дустанә мохиттә узды. Киләчәктә тагын шундый очрашуларны сүз куештык. Яңа дуслар табу — зур бәхет!

