Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге бөтенроссия мәктәп укучылары һәм педагоглар конфере... — 5 апреля 2026 г. в 10:44:59.460
Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге бөтенроссия мәктәп укучылары һәм педагоглар конференциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Татарстан Халыклар дуслыгы йортында укучыларның һәм педагогларның Роберт Миңнуллин исемендәге Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясенә йомгак ясалды. Татар гимназиясенең 2 класс укучысы Фазлыев Илназ 3 урынны яулады (җитәкчесе Л. И. Жайляева). Конференция өч этапта узды, беренчесе читтән торып үткәрелде – конференциядә катнашучыларның эшләре кабул ителде; икенче этапта килгән эшләргә экспертиза үткәрелде. 3 апрельдә конференциядә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Гомумән алганда, бөтен Татарстаннан һәм Татарстан Республикасының күрше төбәкләреннән 2500дән артык эш кабул ителде.

