🗓️ «Геройларның хәтере безнең йөрәкләрдә» — 17 февраля 2026 г. в 15:36:58.260
🗓️ «Геройларның хәтере безнең йөрәкләрдә» 16 нчы февральдә татар гимназиясендә башлангыч сыйныфлар өчен мөһим һәм истәлекле датага - Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән сугышчыларны искә алу көненә (сугышчы-интернационалистларны искә алу көне) - багышланган тематик линейка узды. Тематик линейка Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Зәй муниципаль районы флагларын чыгарудан, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан һәм төрле конкурсларда катнашучыларны диплом, грамоталар белән бүләкләүдән башланды. Бу хәтер генә түгел, хөрмәт көне. Төрле елларда, төрле илләрдә Ватан алдындагы бурычын намус белән үтәгәннәргә хөрмәт. Балалар, үз илегезнең лаеклы гражданнары булыгыз! Ватаныгызны яратыгыз, өлкәннәрне тыңлагыз, тынычлыкны саклагыз!

