Перейти к содержимому
Максиметер

2026 елның 20 апрелендә Татарстан башкаласында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга б...

2026 елның 20 апрелендә Татарстан башкаласында Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган "Чәчәкләр китерегез Тукайга..." XVI Бөтенроссия нәфис сүз бәйгесе узды. Әлеге бәйгедә район этаплары җиңүчеләре, шулай ук урта һәм югары уку йортлары студентлары Габдулла Тукай әсәрләрен, башка авторларның әсәрләрен һәм Габдулла Тукайга багышланган үз әсәрләрен тәкъдим иттеләр. Катнашучыларны Татарстан Республикасының атказанган аристлары Инсаф Абдулла, Эльмира Хаматова, Гүзәл Сибгатуллина һ.б. бәяләде. Безнең районнан "Р. Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе"нең 2 А сыйныфы укучысы Бусов Радмир катнашты. Котлыйбыз һәм алга таба уңышлар һәм җиңүләр телибез.

Канал в каталоге Максиметера

448 подписчиков · Образование

Другие публикации канала

Популярные публикации канала

Ещё по теме «Образование»

Читать дальше

Два раза в неделю свежие посты этого канала — на почту и в личную ленту. Без повторного поиска канала вручную.