2026 елның 18 февралендә «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждение... — 20 февраля 2026 г. в 14:53:37.394
2026 елның 18 февралендә «Республика олимпиада үзәге» дәүләт автоном мәгариф учреждениесенең «Дуслык» сәламәтләндерү-белем бирү комплексы базасында туган теле рус булмаган мәктәп укучылары арасында рус әдәбияты буенча республика олимпиадасының йомгаклау этабы уздырылды. Олимпиадада катнашу йомгаклары буенча призерлар : 7нче Б сыйныф укучысы Абдуллина Адилә, 8 нче А сыйныф укучысы Сафронова Полина һәм 11 сыйныф укучысы Кандалинцев Кирилл. Рус әдәбияты буенча олимпиада призерларын әзерләгән укытучылар: Р.Ш. Фәрдиев исемендәге татар гимназиясе рус теле һәм әдәбияты укытучылары Әхмәтвәлиева Римма Миңнегали кызы һәм Ильина Наталия Владимировна.

