✨23 нче март көнне гимназиябездә Россия гидрометеорология хезмәткәрләре көненә багышлан... — 23 марта 2026 г. в 20:23:23.265
✨23 нче март көнне гимназиябездә Россия гидрометеорология хезмәткәрләре көненә багышланган тематик линейка үтте. Линейка РФ, ТР, Зәй муниципаль районы флагларын чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды. 23 нче март- безгә һава торышы турында төгәл фаразлар бүләк итүчеләр бәйрәме. Бүген, 23 нче мартта, без күк, җил һәм болытларны күзәтеп торучыларга - Россиянең барлык метеорологларына рәхмәт әйтәбез! Бәйрәм белән сезне, һава торышын саклаучылар! 🏆🥇Линейка ахырында төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга кубок, медальләр, дипломнар, грамоталар тапшырылды.

