🌎 Безнең Җир - безнең җаваплылык! — 13 апреля 2026 г. в 20:05:45.845
🌎 Безнең Җир - безнең җаваплылык! Бүген, 13 нче апрельдә, гимназиядә Россиядә экологик куркынычтан саклау көненә багышланган тематик линейка узды. 15 нче апрель - әйләнә-тирәдәге дөньяга сакчыл караш турында искә төшерә торган көн. Линейка РФ, ТР, Зәй муниципаль районы флагларын чыгарудан һәм РФ, ТР гимннарын башкарудан башланды. 1-4 нче сыйныф балалары һава, су һәм урманнарның чисталыгын саклау турында сөйләшергә җыелды. Линейкада экология турында шигырьләр яңгырады. Без кечкенә генә эш - чүпне урнага ташлау, кошларны ашату - планетаны саклауда зур өлеш кертү икәнен аңладык. Бу ни өчен мөһим? Табигатьне саклау безнең һәркайсыбыздан башлана. Безнең укучылар моны бик яхшы аңладылар. Йөрәкләребез һәрвакыт табигать ягында булсын💚 🏆🥇Линейкада төрле бәйгеләрдә катнашкан укучыларга кубок, медальләр, дипломнар, грамоталар тапшырылды.

