🗓️ 9 нчы февраль көнне татар гимназиясендә республикабызның иң мөһим, иң хөрмәтле дәүл... — 13 февраля 2026 г. в 08:44:00.271
🗓️ 9 нчы февраль көнне татар гимназиясендә республикабызның иң мөһим, иң хөрмәтле дәүләт символларының берсе – Татарстан Республикасы Дәүләт гербына багышланган тантаналы линейка узды. Бу көн гимназия тормышында тарихыбызны, Ватаныбыз өчен горурлыгыбызны искә төшергән якты вакыйгага әверелде. Чара Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы, Зәй муниципаль районы флагларын чыгарудан, Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннарын башкарудан һәм төрле конкурсларда катнашучыларны диплом, грамоталар белән бүләкләүдән башланды. Линейкада педагог-оештыручы Паденкова А.И. һәм гимназия президенты Ишмиева Зарина Татарстан Республикасы Дәүләт гербының барлыкка килү тарихы турында сөйләделәр. Укучылар гербның үзәк образы – канатлы барсның – республика гражданнарының һәм аның халкының яклаучысы булуын искә төшерделәр. Алып баручылар гербның һәр элементының мәгънәсен аңлаттылар, әлеге элементлар камиллеккә, гармониягә һәм якты киләчәккә омтылуны гәүдәләндерәләр. Чыгыш ясаучылар ассызыклаганча, герб-ул сурәт кенә түгел, ә Татарстан суверенитетын, республикада яшәүче күп халыкларның гореф-гадәтләренә һәм буыннар дәвамчанлыгына хөрмәт чагылышы. Мондый чаралар ватанпәрвәрлек, туган якка, республикага, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү өчен бик мөһим. Алар яшь буынга туган як тарихын һәм мәдәниятен яхшырак белергә, аның язмышына катнашы барлыгын тоярга ярдәм итә. Барыгызны да шушы мөһим дата белән котлыйбыз! 1992 нче елның 7 нче февралендә расланган гербыбыз безнең өчен һәрвакыт тынычлык, горурлык, илһам символы, Татарстан Республикасының белеменә, үсешенә һәм чәчәк атуына юл күрсәтүче юл күрсәтүче йолдыз булып калсын!

