✨Лагерьның бүгенге көне "Перламутр көне" исеме астында узды.Ул тантаналы линейкадан баш... — 8 июня 2026 г. в 12:09:55.554
✨Лагерьның бүгенге көне "Перламутр көне" исеме астында узды.Ул тантаналы линейкадан башланды. Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт гимннары яңгырап, балаларга Ватаныбыз өчен патриотлык һәм горурлыкның мөһимлеген искәрткәннән соң, лагерь педагог-оештыручысына рапорт тапшырылды, отрядларның эш башларга әзерлеген раслады. 🍋Балалар өчен ике тапкыр ашау - иртәнге һәм төшке аш каралган. Менюга җылы шулпа, ботка, яшелчә һәм җимешләр кертелгән. Сәламәтлек турында кайгырту - лагерьдә өстенлекле юнәлешләренең берсе. 🔥🚒Көн дәвамында балалар өчен №41 Янгын сүндерү частенә экскурсия оештырылды. Төшке аштан соң, "Ах,бу эшләпә!" бәйгесе үтте.

