🦋🦋🦋 "Кояшкай "мәктәп яны лагере бүген "Күкчәчәк кәефе көне" дип аталды. Безнең мәктә... — 4 июня 2026 г. в 13:58:51.301
🦋🦋🦋 "Кояшкай "мәктәп яны лагере бүген "Күкчәчәк кәефе көне" дип аталды. Безнең мәктәп яны лагерында тагын бер кызыклы һәм мавыктыргыч көн узды. Лагерьда һәр яңа көн иртәнге зарядкадан башлана. Бу балаларның сәламәтлеген ныгыта, кәефне яхшырта, көн буена күтәренке һәм позитив кәеф бирә! Аннары, гадәттәгечә, барысы да тәмле иртәнге ашка юнәлделәр. Пешекчеләргә рәхмәт белдереп, лагерьда тәрбияләнүчеләр урамда уйнадылар. ⛔🚷"Юл билгеләре"дигән викторинада балалар үзләренең белемнәрен сынадылар. 🚗🛵🚲🛴Төшке аштан соң "Куркынычсыз тәгәрмәч" бәйгесе узды.Көн балаларга бик күп якты хисләр һәм позитив бүләк итте.

