🌼🌼🌼"Кояшкай" мәктәп яны лагереның бүгенге көне "Тузганак бәхете" дип исемләнгән иде.... — 1 июня 2026 г. в 14:10:40.030
🌼🌼🌼"Кояшкай" мәктәп яны лагереның бүгенге көне "Тузганак бәхете" дип исемләнгән иде. Балалар өчен иртәнге зарядка һәм итрәнге аштан соң, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде. Аннары "Бәхетле балачак" темасына рәсем бәйгесе узды, шулай ук хәрәкәтле спорт уеннары оештырылды.⚽🏀⚾ Ә төшке аштан соң, "Балачак-гүзәл чор!" дигән күңел ачу чарасы үтте. 🎈🎈🎈

