Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол мирасын саклауга багышланган XIII фәнни-гамәли конференция узды.... — 11 сентября 2026 г. в 08:43:28.212
Зәйдә Таҗетдин Ялчыгол мирасын саклауга багышланган XIII фәнни-гамәли конференция узды.Т. Ялчыгол укуларында катнашучылар гимназиябезнең уку процессы белән таныштылар.Кунаклар уку кабинетларында, спорт залында һәм музейда булдылар. Гимназиянең яшь хәбәрчеләре шулай ук Казан федераль университеты профессоры, академик, филология фәннәре докторы Хатыйп Миңнегуловтан интервью алдылар.Кызларның хезмәт дәресләре аеруча кызыксыну уятты, анда укучы кызлар милли ризыклар әзерләделәр. Конференциядә катнашучыларга өчпочмаклар-традицион татар ризыгы әзерләү буенча мастер — класс күрсәттеләр.

