8 сентябрь – Китап уку көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкән китап сөючеләрнең г... — 8 сентября 2026 г. в 13:25:34.767
8 сентябрь – Китап уку көне буларак билгеләп үтелә. Бу бәйрәм өлкән китап сөючеләрнең генә түгел, ә китапны әле укырга гына өйрәнеп килүче нәниләрнең дә уртак бәйрәме. Чөнки китап – һәркемне маҗаралы дөньяга дәшүче дус, иптәш, сердәш ул. Гимназиядә китапка мәхәббәт балачактан ук тәрбияләнә,чөнки тере китапны укуны әлегә кадәр бернәрсә дә алыштыра алмый. Китап-бөтен дөнья кешеләре өчен белем, зирәклек, илһам һәм күңел ачуның алыштыргысыз чыганагы. Шуңа күрә ел саен Халыкара китап уку көне билгеләп үтелә.Бүген дә гимназиябездә “Китап уку” акциясе үтте.

