🏍️ Татарстанда «Мотоцикл» операциясе башланды — 18 мая 2026 г. в 19:15:18.941
🏍️ Татарстанда «Мотоцикл» операциясе башланды 18–27 май көннәрендә республикада «Мотоцикл» оператив-профилактик чарасы уза. 📈 Быел май аенда Татарстанда мототранспорт катнашындагы юл һәлакәтләре саны 6%тан артыкка арткан. Мондый аварияләрдә җәрәхәтләр, гадәттә, бик җитди була. Рейдлар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре: ▪️ мотоцикл, мопед, скутер йөртүчеләрнең кагыйдәләрне үтәвен тикшерәчәк; ▪️ саклану экипировкасын куллануны контрольдә тотачак; ▪️ балигъ булмаганнарның транспорт белән идарә итү очракларын ачыклаячак. ❗️Искәртү: 16 яшьтән өлкәнрәк яшүсмернең хокуксыз транспорт чарасы белән идарә итүе өчен 5 меңнән 15 мең сумга кадәр штраф каралган, транспорт махсус стоянкага озатыла. Әгәр руль артында 16 яшькә кадәрге бала булса, җаваплылык ата-аналарга яки законлы вәкилләргә йөкләнә. 🚦ЮХИДИ ата-аналарны балаларга мотоцикл, мопед һәм скутер ачкычларын тапшырмаска, юл хәрәкәте иминлегенә җитди карарга чакыра.

