«Кызыл китап серләре»: табигатьне сакларга өйрәнәбез!
«Кызыл китап серләре»: табигатьне сакларга өйрәнәбез! Татарстан Республикасының Кызыл китабы — ул безнең республика законнары нигезендә нәшер ителә торган мөһим рәсми документ. Аның битләрендә — ярдәмгә һәм яклауга мохтаҗ сирәк үсемлекләр һәм хайваннар. Бу китап балаларда бик күп сораулар уятты: «Ни өчен ул кызыл?», «Кызыл китапка ничек кертеләләр?», «Ничек ярдәм итәргә?». Без барысын да белергә, табигать дөньясына сәяхәт итәргә булдык! Безнең тематик әңгәмә барышында: Кызыл китапның ни өчен кирәк булуын һәм аның төп билгеләнешен өйрәндек; Аның битләрендә яшеренгән Татарстан хайваннары һәм үсемлекләре белән таныштык; Табигатьне ни өчен сакларга кирәклеге, урман һәм кырларда яшәүчеләргә ничек ярдәм итә алуыбыз турында фикер алыштык. Балалар үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы мәгълүмат ачтылар! Өйрәнеп кенә калмадык, иҗат иттек! Алган мәгълүматларыбызны ныгыту өчен, Кызыл китапка кергән Кара ләкләк (черный аист) рәсемен буядык. Бу матур, Кызыл китапка кертелгән кошның сурәте балаларның кулларында кабат җанлангандай булды. Табигатькә мәхәббәт кечкенәдән башлана. Балаларыбызга дөньяны яратырга һәм табигатьне сакларга өйрәнү бик мөһим! Образовательные организации Республики Татарстан принимает активное участие в Проектах ПФО: Олимпиада «IQ ПФО», Фестиваль «ВЕРНУТЬ ДЕТСТВО», проект ПФО «Герои Отечества», «Гвардеец» ПФО мероприятиях Российского общества «Знание», федерального проекта «Навигаторы детства» реализуемого при поддержке Министерства просвещения Российской Федерации. #Минпросвещения #Росдетцентр #НавигаторыДетства #НавигаторыДетства16 #КомандаВоспитанияРТ #движениерт #ТатарскоТолкишскаяСОШ #движениепервых #движениевсадиках