📋Бүген лицеебызда күренекле балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреат...
📋Бүген лицеебызда күренекле балалар шагыйрәсе, Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, республика журналистларының «Бәллүр каләм»е лауреаты, озак еллар буе «Ялкын», «Сабантуй» журналлары редакциясенең әдәбият һәм сәнгать бүлеге хәбәрчесе булып эшләгән Йолдыз Шәрәпова белән очрашу кичәсе узды. Йолдыз Шәрәпова — балалар күңеленә хуш килгән егерме китап авторы. Аның балалар психологиясен нечкә тоеп, дөньяны тану-кабул итүдә бала аңындагы индивидуаль үзенчәлекләрне аңлап-белеп, үз күңеле аша уздырып, йөгерек тел белән язган шигырьләрендә юмор да, гыйбрәт тә, моңсулык та табигый рәвештә бергә үрелеп бара. Очрашуны татар теле укытучылары Насыйбуллина А.А.,Зәйнуллина Г.К.,Есенбаева Н.И. оештырды. Чарада 5нче сыйныф укучылары катнашты, мәктәбебез директоры Иван Александрович Филатов кичәне ачып җибәрде,катнашучыларны татарча сәламләде. Шагыйрә татар һәм рус телләрендә шигырьләрен укыды,укучыларның сорауларына җаваплар бирде,бәйрәмне оештыручыларга зур рәхмәтен белдерде. Йолдыз апа, Сезнең белән булган матур мизгелләр күңелләребезгә күтәренке кәеф өстәде. Рәхмәт Сезгә, булганыгыз өчен! Матур, эчтәлекле шигырьләрегез өчен рәхмәт! Киләчәктә дә очрашулар булып торсын!