Бүген Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең яңа җитәкчесе билгеләнде. Әгерҗе мәгариф ... — 24 августа 2026 г. в 19:11:42.414
Бүген Тирсә урта гомуми белем бирү мәктәбенең яңа җитәкчесе билгеләнде. Әгерҗе мәгариф бүлеге җитәкчесе Вәсилә Гарәфетдиновна Сафиуллина һәм мәгариф бүлегенең әйдәп баручы белгече Зудова Гөлнара Михайловна катнашында үткәрелгән җыелышта директор итеп Вәлиева Гөлназ Миннеринат кызы тәкъдим ителде. Коллектив бу тәкъдимне җылы һәм бердәм кабул итте. Гөлназ Миннеринатовна турында хезмәттәшләре аның тырыш, кешелекле, ихтирамлы булуы турында сөйләде. Хезмәттәшләре Ләйсәния Зәкиевна, Раушания Ринатовна, Миләүшә Захитовна, Ләйсән Маликовна яңа җитәкчебез Гөлназ Миннеринатовнага җаваплы хезмәтендә уңышлар теләделәр. Җыелышта Тирсә авыл җирлеге башлыгы Илнар Ирек улы Закиров та катнашты. Гөлназ Миннеринатовнаның булдыклы җитәкче булачагына ышаныч белдерде. Вәсилә Гарәфетдиновна мөгаллимнәрне Яңа уку елы белән котлады. Бердәм булып, сау-сәламәт эшләвебезне теләде.

