Балаларның җәйге каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, бүген, 2... — 24 июля 2026 г. в 03:34:18.453
Балаларның җәйге каникулларын кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан, бүген, 23 июль көнне, махсус җиһазландырылган спорт мәйданчыгында төрле хәрәкәтле уеннар оештырылды. Укытучылар Исхакова Р.З. һәм Гимазетдинова Э.С. оештырган уеннарда балалар бик теләп катнаштылар: чаңгы да, ласта белән йөгерештә катнаштылар, тизлеккә туп сикерттеләр, җитезлекләрен башка уеннарда сынадылар. Бүгенге көн балалар өчен файдалы, мавыктыргыч үтте.

