Быел татар дөньясы сөекле һәм күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык туган кө... — 1 мая 2026 г. в 15:28:38.357
Быел татар дөньясы сөекле һәм күренекле шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллык туган көнен билгеләп үтә.Әлеге вакыйга уңаеннан мәктәбебездә шигърият кичәсе узды. Укучыларыбызның яратып, чын күңелләрен биреп, Халык шагыйре, милләтебезнең йөз аклыгы булган бөек шәхесебезнең шигъри юлларын башкарулары һәрберебезгә рухи бүләк булды. Аның әсәрләре һәрвакыт актуаль, алар әдәпкә, тырышлыкка, аң-белемгә, тормыш кыйммәтләрен бәяләргә, туган телебезне яратырга өйрәтә. Балалар Тукайны белә, туган телдә сөйләшә! Киләчәктә дә милли җанлы булып калсалар иде дибез...Чараның икенче өлешендә 11 нче тапкыр уздырылган, шагыйрьнең 140 еллыгына багышланган Дөньякүләм "Татарча диктант" белем тикшерү акциясендә катнашкан һәммәбезгә дә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Кичәбез "Туган тел" җыры белән тәмамланды. Туган тел атлы күңел кыңгыравыбыз мәңге чыңласын иде дигән теләктә каласы килә...

