МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ
Образование · 12 мая 2026 г.
💥⚡️🗑ЭкоЯз 2026 ...
💥⚡️🗑ЭкоЯз 2026 Экоязның 7 нче атнасы башланды. Бу атна "Без аерым җыю өчен" исеме астында үтәчәк. Атна кысаларында 6-7 класс укучылары белән “Чүп-чарны аерым җыю” темасына дәрес үткәрелде. Укучылар калдыклар проблемасы, аларны эшкәртү, аерым җыю, күмү, яндыру, әйләнә-тирә мохитне пычрату кебек төшенчәләр белән таныштылар. Калдыклар белән эш итүнең дөньякүләм тәҗрибәсен өйрәнделәр. Чүп-чар язмышы һәм төрле илләр тәҗрибәсе турында видеоролик карау оештырылды. «Чүп-чарны сортларга аер» уенында катнаштылар.