МБОУ "Училинская ООШ" Арского муниципального района РТ
Школы и вузы · 9 мая 2026 г.
⭐БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН!⭐
⭐БӨЕК ҖИҢҮ КӨНЕ БЕЛӘН!⭐ Кадерле дусларыбыз! Барыгызны да Бөек Җиңүнең 81 еллыгы белән котлыйбыз! 9 май - безгә тынычлык һәм азатлык бүләк иткән, фронтта һәм тылда көрәшкән, сугыштан соңгы авыр елларда илне торгызган һәркемгә рәхмәт белдергән көн. 💥🌟💫Бөек Җиңү халкыбызның милли горурлыгы, хәрби даны һәм батырлыгы символы. Сугыш кырларыннан әйләнеп кайтмаган сугышчыларга, тылда эшләүчеләргә, бу якты көнне якынайтучыларга, сугыштан соңгы елларның авырлыгын күтәрүчеләргә мәңгелек дан! 🌟🎈Без үткән еллардагы вакыйгаларны сакларга, озак еллар дәвамында ата-бабалары белән горурлансыннар өчен, яшь буында Ватаныбызга карата патриотик һәм мәхәббәт хисләре тәрбияләргә тиешбез. Дөньяларда тынычлык-татулык урнашсын, хәвефле җирләрдә булган ир-егетләребез тизрәк өйләренә әйләнеп кайтсыннар, күкләребез аяз, күңелләребез һәрчак шат булсын! Сезгә һәм якыннарыгызга чын күңелдән ныклы сәламәтлек һәм иминлек, тыныч күк йөзе, бәхет һәм илебезнең киләчәге якты булуын телибез.🌸🌸🌸
Канал в каталоге Максиметера
77 подписчиков · Школы и вузы