26 май көнне Урдалы гомуми төп белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрел... — 28 мая 2026 г. в 07:29:28.760
26 май көнне Урдалы гомуми төп белем бирү мәктәбендә “Соңгы кыңгырау” бәйрәме үткәрелде. Бәйрәм линейкасы тантаналы рәвештә Россиянең Дәүләт флагын күтәрү һәм илебез гимнын — Ватаныбыз өчен бердәмлек һәм горурлык символын башкарудан башланып китте. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен бу традицион бәйрәм һәрвакыт үзенчәлекле атмосфера белән тулы: ул шатлыклы, дулкынландыргыч һәм бераз моңсу. Көннең төп геройлары 9 нчы сыйныф укучылары булды. Әле күптән түгел генә бер егетебез белән бер кызыбыз кыюсыз гына беренче класска килеп кергәннәр иде. Ул чакта барысы да беренче тапкыр булды: беренче укытучы, беренче кыңгырау, беренче укыган сүз, беренче шатлык һәм борчылу. Шушы көнннән соң күпме еллар, айлар, көннәр сизелми дә үтеп киткән. Бу балалар быел безнең мәктәпне тәмамлый. Мәктәпне тәмамлаучыларга хәер — фатиха сүзләрен һәм изге теләкләрне мәктәбебез директоры Гөлфия Рафаэль кызы, Туктар-Урдалы авыл җирлегенең урынбасары Софья Николай кызы, мәдәният йорты җитәкчесе Гузәлия Минҗәдит кызы, авылыбыз мәчетенең имамы Фәрит хәзрәт һәм шулай ук ветеран укытучылар җиткерде. Бәйрәм укучылар, класс җитәкчеләре, әти-әниләр, сүзе белән үрелеп алып барылды. Рәхмәт сүзләре, теләкләр чын күңелдән әйтелде. Укучылар тарфыннан да укытучыларга, килгән кунакларга, әти-әниләргә рәхмәт сүзләре әйтелде. Чыгарылыш класс укучыларына ак юллар, бирәчәк имтиханнарында уңышлар теләп калабыз. Юлларыгыз имин, тормышыгыз матур, сәламәтлегегез ныклы булсын балалар!

