Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Утар - Аты мәктәбе коллективы озак еллар буе м... — 24 июня 2026 г. в 17:49:47.339
Район мәгариф идарәсе, профсоюз оешмасы, Утар - Аты мәктәбе коллективы озак еллар буе мәктәптә башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшләгән Роза Рәгать кызы Нәгыймованы 55 яшьлек гомер бәйрәме белән чын күңелдән тәбрик итә. Хөрмәтле Роза Рәгатовна! Хезмәтегезне гомер буе яратып, җиренә җиткереп башкардыгыз. Киләчәктә дә хезмәт уңышларына ирешергә, һәр туар көнгә куанып, тормыштан тәм табып яшәргә язсын. Сау-сәламәт, озын гомерле булыгыз. Гел шундый яшь күңелле, тормыш сөючән, сабыр, мәрхәмәтле йөрәкле булыгыз, ару-талуны белмәгез, йөрәгегез бүгенгедәй ашкынулы, өметле, хыялларга бай булсын. Юбилеегыз котлы, мөбарәк булсын!

