Мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар оештырылды. ... — 24 апреля 2026 г. в 10:38:20.548
Мәктәбебездә Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан бик күп чаралар оештырылды. "Тукай- безнең күңелләрдә" дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Кичә барышында укучылар шагыйрьнең тормыш юлы һәм иҗатын искә алдылар, шигырьләрен сөйләделәр. "Күңелле сәхнә" түгәрәгенә йөрүче укучылар Илгиз Зәйниевнең "Кәҗә, Сарык һәм башкалар" әсәрен сәхнәләштерделәр. Чара Г. Тукайның "Туган тел" җыры белән төгәлләнде.

