МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ
Образование · 4 сентября 2026 г.
Мегафермада Экскурсия — 4 сентября 2026 г. в 10:19:51.985
Мегафермада Экскурсия Бүген, безнең зурлар төркемендә тәрбияләнүче балалар, Вахитов исемендәге хуҗалыкның мегафермасында экскурсиядә булып кайттылар. Экскурсиянең максаты: - балаларны терлекчелек фермасындагы маллар тормышы белән таныштыру; - фермада эшләүче кешеләрнең һөнәрләре турында сөйләү; - балаларга һөнәр сайлау юнәлешендә мөмкинлек тудыру. Экскурсия барышында, балалар терлек тораклары белән таныштылар, сыер саву залына керделәр, сыерларны ничек итеп савуларын күзәттеләр. Яңа туган кечкенә бозауларны күзәтү балалар өчен бик кызык һәм мавыктыргыч булды. Шулай ук малларга азык әзерләү складларын да карап чыктык. Сыерларны һәм бозауларны бик тәмле һәм сыйфатлы итеп ашатуларын белдек. Соңыннан тәмле чәйләр белән күңелле экскурсия тәмамланды. Мегаферма бик чиста һәм шау чәчәктә күмелеп утыра. Балаларга элеге экскурсия бик ошады,әлеге чара аларның күңелләрендә озак сакланыр. Безгә мондый мөмкинлек тудырганы өчен хуҗалык җитәкчесе Нәфыйк Хөсәеновка рэхмэтебезне житкерэбез. Алга таба да эшләрендә зур уңышлар телибез.

