МБОУ "Яныльская средняя школа им.Р.М.Зарипова" Кукморского муниципального района РТ
Образование · 8 сентября 2026 г.
Балалар бакчасында "Бакчабызда әкият көне" дип исемләнгән проектыбыз йомгакланды. Прое... — 8 сентября 2026 г. в 09:36:25.651
Балалар бакчасында "Бакчабызда әкият көне" дип исемләнгән проектыбыз йомгакланды. Проект барышында барлык этаплар да башкарылды. Балалар да, әти- әниләр дә әлеге проектта актив һәм теләп катнаштылар.Иртәнге кабул иту вакытында, әкият персонажлары балаларны каршы алды, аннан соң көн дәвамында, театральләшкән тамашалар күрсәтелде, әниләр ярдәме белән иҗади мастер - класс булдырылды , шулай ук, милли ризыклар турында әңгәмә оештырылды. Һәр гаилә тарафыннан, "Әкиятләр укыйбыз" дип исемләнгән флешмоб эшләнде. Ә инде проект ахырында бакча хезмәткәрләре тарафыннан әзерләнгән , Г. Тукайның " Су анасы" һәм "Шурәле" әкиятләре сәхнәләштерелде. Әлеге проекттан, балалар да, әти-әниләр дэ бик кәнәгать калдылар.

